Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2022, 17:16

Казанда Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды

Йөздән артык экспонат арасында – Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган әсәрләр.

Фото: Әмир Мәҗитов музее матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче июль). Әмир Мәҗитов музееның күргәзмәләр залында Казан рәссамы Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» дигән күргәзмәсе ачылды. Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.

Рәссамның шәхси күргәзмәсендә 100 дән артык әсәр тәкъдим ителә, алар арасында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган эшләр сериясе, шулай ук Татарстан һәм Урал пейзажлары, натюрмортлар бар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Күргәзмә 30 нчы августка кадәр дәвам итәчәк. Музей, дүшәмбедән кала, көн саен 10:00 дән 18:00 гә кадәр, якшәмбе көнне 16:00 гә кадәр эшли. Керү – билетлар буенча, ә укучылар музейга бушлай йөри ала. Өстәмә мәгълүматны +7(843)264-35-22 телефоны буенча белергә мөмкин.

Рөстәм Хуҗин – РФ һәм ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Аның әсәрләре Татарстанның Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан музей комплексы коллекцияләрендә, Болгар музей-тыюлыгында, Әлмәт картиналар галереясында, шулай ук Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Барлык яңалыклар