Экспозициядә 150 декоратив-гамәли сәнгать әсәре тәкъдим ителгән.
Фото: Денис Гордийко
Күргәзмәдә 150 эш тәкъдим ителгән, алар арасында төрле уенчыклар бар: балчыктан ясалганнар (традицион, билгеле бер уенчык һөнәрчелеге традицияләре нигезендә эшләнгән, заманча), табигый материаллардан ясалган уенчыклар, агач уенчыклар, интерьер уенчыгы, уенчыкка төшерелгән рәсемнәр. Шулай ук рус халык курчагын күреп була: текстиль традицион, авторлык, рус халык костюмындагы курчаклар, ярминкә тамашалары һәм өй театрлары өчен курчаклар, шулай ук панно һәм интерьер әйберләре.
Декоратив-гамәли иҗатка караган әйберләр тамашачыларны киң спектрлы техника белән таныштыра: әвәләп ясау, чокып ясау, кисеп ясау, тегү, үрү, рәсем ясау. Эшләр табигый материаллардан (агач, балчык, йон, юкә, салам, тал, кукуруз яфраклары һәм чәкәне, кәгазь, мамык һ.б.) һәм табигый тукымалардан (җитен, мамык, ефәк) эшләнгән.
Быел конкурс-фестивальгә Татарстанның 23 муниципаль районыннан һәм шәһәреннән, шулай ук Россиянең 13 төбәгеннән 350 дән артык эш килгән. Конкурс эшләренең авторлары – декоратив-гамәли сәнгать осталары, педагоглар, студентлар, мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар.
Күргәзмә ачылышында «Рус халык уенчыгы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.