Беренче нокта эшләү дәверендә 1 млн 300 мең сумнан артык продукция сатылган
Казанда «Игелекле сувенир» дигән икенче стационар витрина ачылды. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар ясаган әйберләрне Рихард Зорге урамындагы сәүдә үзәгенең беренче катында урнаштырдылар.
Шәһәр халкы полимер балчыктан, бисердан, керамикадан, шәмнәрдән эшләнмәләр, йомшак уенчыклар, тегү товарлары һәм башкалар сатып ала. Продукцияне «Хыял» ял үзәкләрендә, шулай ук «Үзгәреш» рухи һәм иҗади үсеш үзәгендә дәресләрдә әзерлиләр. «Игелекле Казан» җитәкчесе Татьяна Мерзлякова сүзләренчә, билгеле бер көннәрдә ике витринада шулай ук оешма символикасы белән мерч куелачак.
Исегезгә төшерәбез, беренче кибетне 2023 елның декабрендә Павлюхин урамы, 91 адресы буенча сәүдә үзәгендә ачтылар. Ул эшләгән вакытта 1 млн 300 мең сумлык продукция сатылган. Акчалар «игелекле сувенирлар» ясаганда кулланыла торган чыгым материалларына юнәлдерелгән иде.
Якын арада кибетләрне «Черек күл» паркының җәйге йортында, шулай ук Серов урамындагы бульварның икенче чираты кысаларында төзелгән павильонда ачу планлаштырыла.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешма биш эре юнәлеш буенча 15 хәйрия проектын гамәлгә ашыра, 134 фонд һәм инициативаны һәм 2 меңнән артык волонтерны берләштерә. 10 ел эчендә «Игелекле Казан» ярдәме белән коммерцияле булмаган оешмалар финанс ярдәм алды, шул исәптән Президент грантлары фондыннан, гомуми суммасы 230 миллион сумнан артык.