Ул Казанда яшәүче 18 меңгә якын кешене һәм эре җитештерү предприятиеләрен электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июнь). Бүген Татарстан башкаласында беренче цифрлы подстанция – ПС 110 кВ Портовая (Ш. Камал ур., 2) ачылды. Ул Казанда яшәүче 18 меңгә якын кешене һәм эре җитештерү предприятиеләрен электр энергиясе белән тәэмин итәчәк.
Объектны ачуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар советы әгъзалары, «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
Цифрлы подстанция элементлары белән яңа энергия объекты 1957 елда файдалануга тапшырылган шул ук исемдәге подстанциягә алмашка төзелгән. Төзелеш Казанның Вахитов районында кулланучыларны электр белән тәэмин итүне чикләмичә, бер үк вакытта аның эше белән алып барылган.
ПС 110 кВ Портовая - Казанда энергетиклар төзегән ябык типтагы сигезенче подстанция. Барлык җиһазлар да бина эчендә урнаштырылган, шәһәрләрнең торак кварталларына гармонияле рәвештә туры килә торган энергия объектлары төзелеш мәйданнарын экономияләргә мөмкинлек бирә. Проектлаганда шәһәр хакимияте тарафыннан шәһәр мохите шартларында архитектура киңлеген формалаштыруга тәкъдим ителгән яңа таләпләр исәпкә алынган. Барлык трансформаторлар да ышанычлы тавыш-саклагычка ия һәм халыкны борчымыйлар, моннан тыш, алар тышкы мохит йогынтысыннан тулысынча сакланган, экологик һәм җиһазларны эксплуатацияләү куркынычсызлыгын тәэмин итә, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстанда беренче цифрлы подстанция «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыяте, «Мелита» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, Вахитов станциясе кебек эре предприятиеләрне, шулай ук 18 меңгә якын кешене ышанычлы рәвештә электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте А.Песошин. «Болар барысы да елга порты янында яңа тоташтырулар өчен зур резервны ача. Казанның Вахитов районындагы барлык яңа төзелешләр дә әлеге подстанциягә бәйле булачак», - диде ТР Премьер-министры.
Подстанциянең төп җиһазлары үзебезнең илдә җитештерелгән, дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры һәм аның ышанычлы булуы белән аерылып торуын, ә станция автомат режимда эшләвен һәм персонал таләп итммәвен өстәде.
Объектны ачу тантанасы ахырында Алексей Песошин предприятиенең алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.