Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.10.2025, 11:23

Казанда «Патриарх Тихон газаплары» мультимедиа күргәзмәсе ачылды

Чара бушлай оештырыла

«Россия – минем тарихым» тарихи паркында Россия күләмендә «Патриарх Тихон газаплары» мультимедиа күргәзмәсе ачылды. Ул Мәскәү һәм бөтен Россия Патриархы изге Тихонның (Беллавинның) вафатына 100 ел тулуга багышланган.

Рус православие чиркәвенең фаҗигале язмышына багышланган күргәзмәләр бөтен ил буйлап, шулай ук Россиянең ике тарихи регионында – Мелитополь һәм Луганскта уза, дип хәбәр итә «Россия – минем тарихым» тарихи паркы матбугат хезмәте.

Тантананың дәрәҗәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең территорияләр белән эшләү буенча мөфти урынбасары Равил Зөфәров та бар иде. Үз чыгышында ул: «Безнең төбәктә ике дин вәкилләре һәрвакыт дус-тату яшәде. Бер-беребезгә абый белән апага караган кебек карыйбыз һәм халыклар, диннәр арасындагы бу ихтирамлы мөнәсәбәтне саклыйбыз», - диде.

Патриарх Тихон тормышының төп этапларына багышланган ун тематик залда коллажлар, компьютер графикасы, видеомэппинг, проекцияләр һәм сенсор экраннар тәкъдим ителгән. Экспозициядә кулдан язылган чын хатлар һәм документлар аерым урын алып тора. Алар белән танышканнан соң, Совет хакимиятенең дин эшлеклеләренә карата мөнәсәбәтен аңларга була.

Күргәзмә 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә, аны дүшәмбедән тыш, теләсә кайсы көнне 10:00–19:00 вакыт аралыгында килеп күрергә мөмкин.

Экскурсияне оештыру өчен +7(962)571-30-27 телефон номерына шалтыратып, алдан язылу мөһим.

Барлык яңалыклар