Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.06.2019, 12:05

Казанда Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачылды

Истәлек билгесен Туфан Миңнуллин ур., 8а йортының фасадында урнаштырдылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче июнь). Бүген Казанда ТАССРның халык артисты Әлфия Авзаловага мемориаль такта ачу тантанасы булды. Истәлек билгесен Туфан Миңнуллин ур., 8а йортының фасадында урнаштырдылар, биредә танылган татар җырчысы 2004 елдан алып 2017 елга кадәр яшәгән.

Мемориаль такта ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, күренекле җырчының кызлары Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова һәм Гүзәл Авзалова, республиканың мәдәният эшлеклеләре, башкаручының иҗатын яратучылар һәм башкалар катнашты.

Мемориаль такта Марсель Сәлимҗанов урамы буенча тукталыш ягыннан йорт диварына куелды. Истәлекле символны Казан скульпторы, Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган Фәнил Вәлиуллин ясаган. Аның эшләре казанлыларга гына түгел, башка шәһәр халкына да яхшы таныш. Алар арасында, әйтик, «күлгә», «ышаныч» скульптур композицияләре, Казанда сугышчы-элемтәче һәйкәле, Базарлы Матакта Әниләр һәйкәле, Кырлай музеенда Габдулла Тукай иҗатына багышланган композицияләр, Түбән Новгородта Жюль верна һәйкәле һәм башкалар бар.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үз чыгышында бөек җырчыны искә алырга килүчеләргә, җырчының мирасын саклау һәм мәңгеләштерү юнәлешендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерде, алар арасында ТР Мәдәният министрлыгы, Актаныш муниципаль районы, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе җитәкчелеге һәм башкалар бар иде.

ТР Дәүләт Киңәшчесе җырчының, даими гастрольләре һәм сәфәрләрдә йөрүенә карамастан, Гүзәл һәм Зөлфия кебек сөйкемле, тәрбияле кызлар үстерүен ассызыклады, аларның әниләренең иҗади мирасын саклап калу буенча актив эшчәнлек алып баруларын билгеләде. «Әлфия үзенең туган ягын бик яратты, аның Ватанга булган тугрылыгы, җырларында да җиткерелеп, безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора. Без Әлфия Авзалова турындагы истәлекне буыннан-буынга җиткерергә тиеш», - дип китерә М.Шәймиевнең сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай ук бөек татар җырчысы истәлегенә бүген 15.00 сәгатьтә «Ирек» мәчетендә дога кылу планлаштырыла.

Белешмә

Авзалова Әлфия Авзал кызы (1933 елның 15-нче гыйнвары - 2017 елның 15-нче июне) – Совет һәм Россия татар җырчысы, Татарстан АССРның атказанган артисткасы, Татарстан АССРның халык артисткасы, РСФСРның атказанган артисты, Татар филармониясе солисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены бүләге иясе.

Әлфия Авзалова Татарстан Республикасының Актаныш районы Актаныш авылында туа.

1957 елда ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы була, С.Габәши, А.Ключарев, М.Мозаффаров, З.Хәбибуллин һәм башка бик күп композиторларның катлаулы әсәрләрен башкара. Аның репертуарына борынгы һәм заманча халык җырлары кергән.

Җырчы беренче зур уңышны 1957 елда Мәскәүдә татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында ясаган чыгышында яулый.

Әлфия Авзалова авыр һәм озак авырудан соң Казанда 85-нче яшендә вафат була. Казанның татар зиратында җирләнгән.

Фоторепортаж
Казанда Әлфия Афзаловага мемориаль такта ачу, 14.06.2019

Барлык яңалыклар