Билге Чистай ур., 33б йорт фасадында урнаштырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы октябрь, Алина Бережная). Бүген Казанда Совет партия эшлеклесе, партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче сәркәтибе Рәшит Мусинга мәгълүмат тактасы ачылды. Билге Чистай ур., 33б йорт фасадында урнаштырылды.
Чара кысаларында тантаналы митинг уздырылды. Анда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, ветераннар һәм Совет эшлеклесенең туганнары катнашты.
Тимур Алибаев билгеләп үткәнчә, Рәшит Мусин Татарстанның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән. “Рәшит Мусин кебек кешеләр бүген республикабыз үсеш алган ныклы нигез салып калдыралар. Аның вакытында Татарстанда көчле предприятиеләр – Зәй Дәүләт район электр станциясе, “КамАЗ” һ.б. төзелгән”, - диде Тимур Алибаев.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова өстәгәнчә, ике елдан республика ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Шуңа күрә, Татарстан тарихын язуда катнашучыларның исемнәрен белергә кирәк. “Рәшит Мусин – үз эшенә хезмәт иткән кеше, гади авыл егетенең партиянең Татарстан өлкә комитетының беренче секретаренә кадәр үсүенең лаеклы мисалы”, - диде ул.
Мусинның хезмәттәшләре аның эшендә Татарстанның социаль үсешенә зур игътибар биргәнен исләренә төшерделәр.
Гомере буе Рәшит Мусинга гаиләсе булышлык итеп торган. “Әтиемнең исеме онытылмавы мине шатландыра, - диде Рәшит Мусинның кызы Эльмира Мусина. – Әтием күп эшләде, республика өчен барысын да эшләде, мин аның белән горурланам”.
Тантана мәгълүмат тактасына чәчәкләр салу белән тәмамланды.
Белешмә
Рәшит Муса улы Мусин 1927 елның 12 ноябрендә Башкорт АССРның Топорнино районы Чәтрә авылында туа. Хезмәт юлын турбина цехының смена мастеры вазыйфасыннан башлый. Шуннан соң станциянең кизү инженеры, партбюро сәркәтибе, Казан җылылык-электр станциясе директоры булып эшли. 1957 елда Рәшит Мусин партком сәркәтибе итеп билгеләнә, парраллель рәвештә ТАССР халык хуҗалыгы советының партия комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 1961 елдан 18 ел дәвамында ул партиянең Казан шәһәр комитетының беренче сәркәтибе булып эшли. Шуннан соң партиянең Татар өлкә комитетының беренче сәркәтибе вазыйфасына сайлана.
Эшчәнлеге елларында Рәшит Мусин республика өчен күп әйбер эшли. Алар арасында – “Органик синтез” җитештерү берләшмәсенең заводларын торгызу, илнең иң көчле электр станциясе – Зәй Дәүләт район электр станциясен төзү, “КамАЗ” төзелешен тәмамлау, Татариянең ике миллиард тонна нефтен алу, Азык-төлек программасын үтәү һ.б.
Мусинның хезмәттәге казанышлары Ленин, Октябрь революциясе орденнары, ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән билгеләнгән.