Анда 39 график бит, 5 өч үлчәмле объект һәм 40 плакат тәкъдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). 1-нче августта «Смена» заманча мәдәният үзәгендә танылган Венгрия рәссамы, иллюстратор һәм плакат остасы Иштван Оросның «Графикада һәм плакатта иллюзия» дигән күргәзмәсе ачыла. Анда 39 график бит, 5 өч үлчәмле объект һәм 40 плакат тәкъдим ителәчәк. Алар арасында театр куелышлары һәм фестиваль афишалары, актуаль социаль мәсьәләләр турында плакатлар бар.
Иштван Орос Венгриядә 1951 елда туган. Будапештта Мохой-Надь исемендәге Сәнгать һәм дизайн университетының график дизайн факультетын тәмамлаган.
Үз эшләрендә рәссам визуаль парадокс һәм киң иллюзияләрдән файдалана, еш кына тамашачыны сәнгать тарихындагы персонажлар һәм вакыйгаларга алып керә. 1984 елдан ул Утис тәхәллүсен куллана, бу грек теленнән тәрҗемә иткәндә «һичкем» дигәнне аңлата. Бу исемне, циклопны алдар һәм соңыннан аны күзсез калдырыр өчен, борынгы грек персонажы Одиссей кулланган. Әлеге иронияле тәхәллүс Орос иҗатының кешенең визуаль карашына һөҗүм буларак йогынты ясавын күрсәтә.
Күргәзмәне ачу 19.00 сәгатькә планлаштырылган, керү ирекле, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәге.