В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әмир Мәҗитов музеенда рәссамнең 50 дән артык эше тәкъдим ителәчәк.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
Анда берничә эш сериясе – 50 дән артык әсәр тәкъдим ителәчәк. Аларның бер өлеше – рәсем сәнгате (май, акварель, акрил), станок графикасы (линогравюра, литография).
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә Дзержинский ур., 27 адресы буенча ачылачак. Ул 20 нче майга кадәр эшли, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Рәмзия Зиннәтова 1954 елда Казанда туа. Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, И.Е.Репин исемендәге Санкт-Петербург сәнгать академиясенең графика факультетын тәмамлый. Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы булып тора. Рәмзия Зиннәтованың эшләре РФ Мәдәният министрлыгы, сәнгать академиясе, ТР Сынлы сәнгать дәүләт музее фондларында, шулай ук төрле илләрдәге шәхси коллекцияләрдә саклана.