Экспозициядә сугыш вакытында тудырылган әсәрләр һәм заманча рәссамнарның эшләре күрсәтелгән.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче апрель). 19 нчы апрельдә Казан Кремле территориясендә урнашкан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалында «Фронт рәсемнәре» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда сугыштан соңгы елларда иҗат ителгән картиналар һәм хәзерге заман рәссамнарының эшләре тәкъдим ителәчәк.
Әсәрләрнең берсе «Муса Җәлил һәм Андрей Тиммерманс төрмәдә» дип атала, аны яшьлеге Бөек Ватан сугышына туры килгән Нәкый Биктәшев иҗат итә. Шулай ук Тиммермансның үзенең дә «Тирлемона шәһәре чите» картинасы тәкъдим ителәчәк. Ул Муса Җәлилнең әсирлектә язган «Моабит дәфтәрләре»нең кулъязмасын тапшыручы буларак мәгълүм. Тиммермансның картинасын музейга Муса Җәлилнең хатыны Әминә Җәлилова бирә, ә аңа эшне рәссамның хатыны тапшыра.
Күргәзмәдә хәзерге заман рәссамнарының әсәрләре дә тәкъдим ителәчәк. Әйтик, килүчеләр Казанда яшәүче Игорь Турушев иҗат иткән хәрби-тарихи миниатюраларны һәм диорамаларны күрәчәкләр. Солдатларның сыннары һәм хәрби техника модельләре төрле материаллардан 1:35 масштабта башкарылган. Алар Бөек Ватан сугышы эпизодларын торгыза.
Күргәзмә 15:00 сәгатьтә ачылачак, аны август ахырына кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.