Экспозиция 11-нче сентябрьдән ачык булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). 11-нче сентябрьдә Казанда СССРның халык артисты Василий Качаловның тууына 145 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылачак. Экспонатлар арасында - аның шәхси киемнәре, театр костюмнары, хатлар һәм истәлекләр, эскизлар, декорация макетлары.
Күргәзмә В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының фойе-атриумында оештырылачак, ул ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Бу Татарстанда Мәскәү сәнгать академия театры музееның беренче күргәзмәсе, күп кенә экспонатлар беренче тапкыр куелачак, дип хәбәр итә Качалов исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Шул ук көнне 18.00 сәгатьтә театр үзенең 230-нчы сезонын ачачак - тамашачылар Бомарш комедиясе буенча куелган «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектаклен күрәчәк.