В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республиканың 100 еллыгына багышланган күргәзмә 15 марттан 25 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музеенда узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 15 марттан 25 апрельгә кадәр Казанда "Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы" күргәзмәсе узачак. ТР Милли музеенда узган күргәзмәдә Татарстан иҗат берләшмәләре рәссамнарының, милли музей фондларындагы объектларны күрергә, шулай ук мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак.
Күргәзмәдә рәссамнар килүчеләргә картиналар язу һәм осталык серләре турында сөйләячәкләр. Шулай ук алар картиналарның сюжетларын, символларны, аллегорияне һәм сәнгатьтәге акцентларны ничек шәрехләргә кирәклеген һәм гомумән әсәрләрнең эстетик кыйммәтен аңлау серләренә төшендерәчәкләр.
Моннан тыш, күргәзмә кысаларында ата-аналар һәм балалар өчен ачык дәресләр, кызыклы кешеләр белән очрашулар һәм республика мирасы белгечләре бәйгесе узачак.
Татарстан Республикасы Милли музее укучыларны һәм студентларны Татарстан Рәссамнар союзы бүләкләренә республиканың хәрби-тарихи, техник һәм тарихи-мәдәни мирас белгечләре тарафыннан оештырылган интеллектуаль ярышларда катнашырга чакыра. Конкурста үз көчләрен составында 7 кешегә кадәр булган командалар сынап карый ала. Интеллектуаль турнир 19 марттан 25 апрельгә кадәр узачак, дип хәбәр итәләр ТР Рәссамнар берлегендә.