Экспозициядә татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын чагылдыручы 40 эш тәкъдим ителә.
Фото: Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте
ТР Фотографлар берлеге Рифхат Якуповны татар халкының мәдәни мирасын саклауга һәм заманча милли театрның фотоязмасына зур өлеш кертүе өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итә.
Рифхат Якупов – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТР Журналистлар берлеге һәм ТР Фотографлар берлеге әгъзасы. Ул Казанның легендар «Тасма» фотоклубын иң актив оештыручыларның берсе булып тора. Г.Камал исемендәге Татар академия театрында эшләү Рифхат Якупов иҗатындагы аерым якты линия: биредә ул 35 ел гомерен үткәргән һәм бүгенге көнгә кадәр репетиция процессы, спектакльләр, актерлар, режиссерлар эше, театр фестивальләре, театрның гастроль эшчәнлеген көн саен диярлек теркәп килә. Рифхат Якупов эшләре күп кенә Россия һәм чит илләрнең этнографик музейларында, шулай ук Нью-Йоркның «Коркоран» галереясендә, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, ТР Милли музеенда урнашкан. Аның эшләренең күп өлешен Мәрҗани фонды сатып алган.
Күргәзмә 16:00 сәгатьтә ачыла. Күргәзмәне 1 нче майга кадәр карарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда «Хәзинә» галереясенә кабат бушлай килергә мөмкин.