Ремонт эшләренең барышын шәһәр Мэры Илсур Метшин тикшереп кайтты.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Без инклюзиягә, шул исәптән сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар белән эшләүгә күбрәк игътибар бирергә тырышабыз. Мондый үзәк шәһәрдә күптәннән кирәк иде, моның турында үзенчәлекле балаларның әти-әниләре күп тапкырлар сорадылар», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус киемнәр уйлап табу һәм тегү остаханәсе хәзер Латыш Укчылары ур., 27 адресы буенча урнашкан. Узган ел социаль проектны гамәлгә ашыручы «Барысы да балалар өчен» автоном коммерцияле булмаган оешмасына түләүсез файдалану килешүе нигезендә Себер тракты, 28 адресы буенча муниципаль милектәге бина тапшырылды. Мәйданы буенча ул хәзерге бинадан биш тапкыр зуррак. Шуның аркасында тегү цехыннан тыш, монда коворкинг оештыру планлаштырыла, ул аралашу, мастер-класслар, консультацияләр, конференцияләр залы буларак кулланылачак.
«Безгә ярдәмгә мохтаҗ булган үзенчәлекле балаларның әниләре еш мөрәҗәгать итә. Алар төрле мәсьәләләр турында сөйләшергә, кичерешләре белән уртаклашырга тели. Кызганычка каршы, элек моны тормышка ашырырга мөмкинлек булмады, әмма хәзер без монда җыелачакбыз», – дип сөйләде Мэрга социаль проект авторы – Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова.
Остаханәдә 17 тегү өстәле урнаштыру планлаштырыла, һәм үзенчәлекле балаларның әниләре монда өстәмә эшли алачак, бу вакытта аларның балалары белән күрше бүлмәдә педагоглар һәм башка белгечләр яки волонтерлар эшләячәк. «Үзенчәлекле балаларның әниләренә кайдадыр эшләү авыр булуның төп сәбәбе –баланы калдырырга беркем дә юк. Без һәркемгә – ата-аналарга да, балаларга да уңайлы булсын өчен шартлар тудырырга телибез. Алар үзәктә вакытны файдалы итеп үткәрә алачаклар», – дип аңлатты Далия Гайнанова.
Монда ук психологик һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк, белгечләрне грант акчалары хисабына чакырачаклар. «Үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен һәр чара бәйрәм кебек кабул ителә. ДЦП белән авыручы бала тапкач, ялгыз калдым дип уйладым. Гадәттә, мондый ситуацияләрдә әниләр башкалардан ераклаша, һәм аларның аралашуы табиблар белән чикләнә. Яңа үзәк ярдәмендә бер-берсенә ярдәм итәчәк әниләр берләшмәсе барлыкка киләчәк», – диде проект авторы.
Яңа үзәктә балалар һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар үткәреләчәк. «Безгә үзенчәлекле балаларның әниләре кул белән эшләргә өйрәнә алырлык мастер-класслар оештыруны сорап мөрәҗәгать иттеләр. Без әлеге идеяне хупладык», – дип билгеләп үтте Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, алар ясаган эшләнмәләрне ел саен Казанда уздырыла торган мәрхәмәтлелек ярминкәләрендә сатарга мөмкин булачак. Бу традиция берничә ел элек мәктәп укучылары инициативасы белән барлыкка килгән. Продукция һәм товарлар сатудан кергән акчалар хәйрия эшләренә яки ярдәмгә юнәлтелә.
Далия Гайнанова шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү өчен бала тудыру йортлары һәм медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек төзү планнары турында сөйләде. «Аларга белгечләрнең ярдәме һәм консультациясе кирәк, чөнки кайвакыт курку аркасында сабыйларын балалар йортларына тапшыралар. Алар мондый балалар белән яхшы яшәргә мөмкинлеге турында җитәрлек мәгълүматка ия түгелләр, һәм бу юнәлештә шәһәр зур ярдәм күрсәтә», – дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, биналарның берсендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уку-күнекмә фатиры ачу мөмкинлеге карала.
Биналарны ремонтлаудан тыш, ишегалды территориясе дә төзекләндереләчәк.
Мэр белән бергә объектта Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин булып кайтты.
Исегезгә төшерәбез, узган елның сентябрендә Сеченов урамында колл-үзәк һәм конференц-зал белән «Игелекле Казан» коворикингы ачылды. Эш киңлеге бер түбә астында 100 дән артык хәйрия җәмгыяте вәкилләрен берләштерәчәк.
Сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр өчен коворкингны һәм яңа инклюзив киңлекне шулай ук Идел буе районында ачу планлаштырыла.