Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.08.2023, 16:16

Казанда «Апуш. Нәниләр» татар театр студиясе ачылачак

4-8 яшьлек балалар өчен кастинг 3 нче сентябрьдә «Шәрык» клубында узачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы август). ТР башкаласында «Апуш. Нәниләр» татар театр мәктәбе-студиясе ачылачак. Бу хакта кече яшьтәге балаларның әти-әниләре сораган. Беренче кастинг 3 нче сентябрьдә «Шәрык» клубында үтәчәк.

Сайлап алу нәтиҗәләре буенча дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәрге 15 баладан торган ике төркем төзеләчәк. Алар атнага өч тапкыр вокал, сәхнә сөйләме, актерлык осталыгы һәм хореография белән бушлай шөгыльләнәчәкләр. Дәресләрне Казан театрлары артистлары һәм профессиональ педагоглар үткәрәчәк. Мәктәп-студия кураторы – театр һәм кино актрисасы, җырчы Гүзәл Сибгатуллина.

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләвенчә, яңа проектның төп инициаторлары кече яшьтәге балаларның ата-аналары булган.

«Кайберсе хәтта ике яше генә тулган сабыен да татар студиясенә йөртергә әзер иде. Туган телгә мәхәббәт, татар теленә кызыксыну уятучы, милли үзаң тәрбияләүче балалар оешмасына ихтыяҗ зур икәнлеген күреп, сентябрьдан дүрт яшьтән алып сигез яшькә кадәр балалар өчен яңа юнәлеш ачарга булдык», – диде ул.

Студия-мәктәпкә кастинг 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр Татарстан урамы, 8 адресы буенча узачак. Гаризалар 2 нче сентябрьгә кадәр teatrstudio_kzn@mail.ru электрон почтасы аша кабул ителә. Хатта баланың яшен һәм туган көнен, шулай ук ата-ананың телефонын күрсәтергә кирәк. Катнашу өчен төп шарт – татар телен белү. Тулырак мәгълүматны +7(927)032-22-85 телефоны буенча белергә мөмкин.

Кастингта балаларны ТР атказанган артисты, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Казан театр училищесының вокал буенча педагогы Миләүшә Гыйльметдинова, «Апуш» студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова һәм Гүзәл Сибгатуллина бәяләячәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе узган елның мартында Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән ачылды. Хәзер студия филиаллары «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәният үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшли. Дәресләргә 90 лап бала йөри. Бер ел эчендә дүрт спектакль куелды, шуларның берсе – «Апушның тылсымлы төшләре» – «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урынны алды.

Проектны Казан Мэриясе татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Рәисе каршындагы комиссия ярдәме белән тормышка ашыра.

Барлык яңалыклар