В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автор табигый куелыш өчен үз шәхси музееннан предметлар кулланып классик натюрмортлар ясый.
Фото: «ART йорты» музей-галереясе
Таһир Ильясов Балтач район үзәгендә яши һәм эшли, сәнгать мәктәбендә укыткан кеше. Аның укучылары – Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары арасында. Педагогик эштән тыш Таһир Ильясов иҗади эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, республика һәм бөтенроссия күргәзмәләрендә катнаша. Рәссам берничә тапкыр мактау грамоталары белән бүләкләнде. Аның эшләре Россиядә һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә урын алган.
Үз хезмәтләрендә рәссам даими рәвештә иҗат чыганакларына әйләнеп кайта: бу туган йорт, әти-әниләр яшәгән авыл. Автор табигый куелыш өчен үз шәхси музееннан предметлар кулланып классик натюрмортлар ясый. Таһир Ильясов үзенең картиналарын җентекләп эшкәртә, сюжеты һәм стилистикасы буенча уникаль сәнгать эшләре тудыра.
Күргәзмә «ART йорты» музей-галереясендә эшләячәк, анда Татарстан рәссамнарының картиналары 17-нче декабрьгә кадәр күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.