Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.07.2018, 12:01

Казанда “Апрель” реабилитация үзәгенең яңа бинасы ачыла

Ел саен үзәк 500-гә якын балага хезмәт күрсәтә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июля). 5 июльдә Казанда Р.Зорге ур., 121 адресы буенча ТР Хезмәт, халыкы эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының “Апрель” балалар һәм яшәүсмерләр өчен реабилитация үзәгенең яңа бинасы ачыла.

Ел саен үзәк 500-гә якын балага хезмәт күрсәтә. Ярты еллык нәтиҗәләре буенча социаль реабилитация хезмәте 252 балага, аларның 233-е – инвалид бала, 19-ы сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән бала, күрсәтелгән. Реабилитация хезмәтен Казаннан 186 бала, ә республика районнарыннан 66 бала алган.

2017 елдан ТР Хезмәт, халыкы эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы инициативасы буенча ТР Дәүләт Советы ярдәме белән Татарстанда “Бергә булдырабыз” проекты гамәлгә ашырыла. 2017 елда ул балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларга юнәлдерелгән иде. Приютларга, нигездә, имин булмаган гаиләләрдән бәлигъ булмаган балалар эләгүен исәпкә алып, проект максаты булып балаларда көнкүреш һәм хезмәт күнекмәләре булдыру, аларның профориентациясе һәм сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү торды.

2018 елда проектның икенче этабына старт бирелде. Ул мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәкләрен үз эченә ала.

“Бергә булдырабыз” проектының төп максаты – инвалид балаларның, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның максималь тулы социаль адаптациясен һәм интеграциясен тәэмин итү, дип хәбәр иттеләр “Татмедиа” агентлыгында.

Барлык яңалыклар