Якын арада Владимир Ленинның тууына 150 ел тулуга багышланган «Ленин в квадрате» һәм «Рожденные революцией» күргәзмәләре узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанда «Бәйле рәссамнар җәмгыяте» иҗат берләшмәсе галереясе ачыла. Галереяда Слава Зайцев, Руслан Ибраһимов, Леонид Пронченко, Александр Бочкарев һәм Александр Сәидовның эшләре тәкъдим ителәчәк.
Галерея үз эшен Казан рәссамнары Слава Зайцев һәм Руслан Ибраһимов эшләреннән торган «Сүзләр. Чәчәкләр» күргәзмәсе белән башлап җибәрәчәк. Күргәзмә ватанпәрвәрлеккә һәм аны гәүдәләндерүчеләргә багышланган, картиналар геройлары арасында Сергей Шойгу, Сергей Лавров һәм илебезнең башка танылган кешеләре бар.
Күргәзмә залында рәссамнарның «Бәйле рәссамнар җәмгыяте» күргәзмәләре узачак, ә галереянең шоурумында теләгән кешеләр үзләрнә ошаган картиналарны сатып ала алачак. Рәсми символикалы кибет ачу планлаштырыла: футболкалар, значоклар һәм башка товарлар. Шунда ук Слава Зайцев һәм Руслан Ибраһимовларның остаханәләре дә урнаштырылачак. Галереягә килүчеләр рәссамнарның эшләре белән таныша, алар белән иҗат турында сөйләшә ала.
Якын арада шулай ук Владимир Ленинның тууына 150 ел тулуга бәйле, рәссам Слава Зайцевның «Ленин в квадрате» һәм рәссам Леонид Пронченконың «Рожденные революцией» күргәзмәләре дә үткәреләчәк.
Галерея 7-нче март көнне 12.00 сәгатьтә ачыла: Борһан Шаһиди ур., 7 («Смена» заманча мәдәният үзәге), дип хәбәр итә оештыручылар.
«Бәйле рәссамнар җәмгыяте» – сәнгать теле белән җәмгыятьтә барган хәлләр (вакыйгалар, спорт чаралары, идеяләр һәм тарихи фактлар) турында сөйли торган иҗат берләшмәсе. Берләшмәнең максаты - сәнгатьне кешенең игътибарын үзенә һәм тирә-юньгә юнәлтү ысулы буларак куллану. Рәссамнар дөньяга үз карашларын көтелмәгән сынлы чаралар ярдәмендә тапшыра, экспериментлар ясый, тик шок хәленә куймый һәм сәнгатьне көлүгә әйләндереп калдырмый. Аларның картиналары һәрвакыт актуаль, аңлаешлы һәм кирәкле.