Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2020, 11:35

Казанда Юрий Филимоновның «Кыш» фотокүргәзмәсе ачылачак

Автор елның салкын вакытында Татарстандагы матур урыннарны сурәткә төшергән.

Фото: Юрий Филимонов (ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте)

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заман сәнгате галереясендә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Юрий Филимоновның «Кыш» фотокүргәзмәсе ачылачак.

Юрий Филимонов (1941-2019) - совет һәм Россия фотографы, журналист. Ул Казанның әйдәп баручы фотографларының берсе, фоторепортаж остасы, РФ Фоторәссамнар берлеге һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы булып торган. Сәяхәтләргә булган мәхәббәте һәм үзенчәлекле холкы аны фотосәнгатькә китергән.

1974 елда Юрий Филимонов «Тасма» фототөркеменә нигез салучыларның берсе була. Соңрак аны «Идел-Пресс» нәшриятына чакыралар, анда ул озак еллар фотоальбомнар, открыткалар, фотокалендарьлар бастыру белән шөгыльләнә. 2012 елдан ул В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү үзәге каршындагы үзе төзегән «Волга» фотостудиясе белән җитәкчелек иткән.

Юрий Филимонов даими рәвештә илнең гаҗәеп урыннары буйлап сәяхәтләре турында фотоочерклар бастырган. Аның иҗатында төп жанрларның берсе булып пейзаж торган. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан ачылачак күргәзмәдә 15 фотография һәм фоторолик тәкъдим ителәчәк. Аларда кышкы чорда Татарстанның матур урыннары сурәтләнгән.

Кечкенә күргәзмә арабыздан вакытсыз киткән фотограф истәлегенә үткәрелә. Юрий Филимонов үз мирасының Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеена тапшырылуын теләде. 2021 елда аның фотосурәтләрен музейның төп фондына кертү планлаштырыла. Юрий Филимонов гаиләсенең фотоколлекцияне музей җыелмасына тапшыруы Казан фотографларының мирасын системалы комплектлауда, саклап калуда һәм өйрәнүдә башлангыч нокта булачак.

Күргәзмә 24-нче декабрь 16.00 сәгатьтә ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Барлык яңалыклар