Бу хакта Олег Матыцин журналистлар белән аралашканда белдерде
Фото: Денис Гордийко
«Киләчәк уеннары» – Россия Федерациясе инициаторы булган инновацион пионер проекты. Турнир гармония, үсеш, хәрәкәт активлыгы, физик сыйфатлар өстенлеге һәм бер үк вакытта спортчыларның, яшьләрнең интеллектуаль сәләтләрен, аларның синергиясен күрсәтә», – диде спикер. Ул әлеге проектның киләчәге зур дип белдерде.
«Күп кенә илләр «Киләчәк уеннары» белән кызыксына, бу проектның яхшы перспективасы бар дигәнне аңлата», – дип билгеләп үтте спорт министры журналистлар белән аралашканда, аның сүзләрен ТАСС китерә.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары» Казанда 21 нче февральдән 3 нче мартка кадәр узачак. Ярышлар 100 дән артык илдән 2 меңләп атлетны берләштерәчәк. Бүгенге көндә ярышларның спорт программасы һәм аларны үткәрү объектлары расланган.