Аны булдыру турындагы килешүгә «Казан Экспо»да узган World Urban Parks Congress-2019 Бөтендөнья парк конгрессының пленар утырышы барышында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Казанда World Urban Parksның Евразия бүлеге ачылачак. Бүген «Казан Экспо»да World Urban Parks Congress-2019 Бөтендөнья парк конгрессының пленар утырышы кысаларында аны булдыру турындагы килешүгә кул куелды. Форум эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Казахстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Скляр, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков, World Urban Parks делегациясе башлыгы Гил Пеньялос, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова һәм башкалар катнашты.
Килешүгә кул куючылар арасында World Urban Parks Бөтендөнья ассоциациясенең Европа бүлеге рәисе, Ирландиянең Ландшафт институты президенты Кевин Хэлпенни, Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Нур-Солтан шәһәренең «Урбанистика үзәге» җитәкчесе Әсхать Садыйков, Citymakers бюросы партнеры Петр Кудрявцев бар иде. Филиал җитәкчесе итеп Наталия Фишман-Бекмамбетова билгеләнде.
Конгресста барлык континентлардан спикерлар һәм делегатлар катнаша. Якындагы ике көндә конгресста катнашучылар парк киңлекләрен үстерүнең иң яхшы мисаллары белән таныша алачаклар.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Рөстәм Миңнеханов конгресс кысаларында уңайлы мохитне төзекләндерү буенча компетенцияләрне үстерү мәсьәләләре каралачагын, халыкара коллегаларның тәҗрибәсе күрсәтеләчәген ассызыклады. «Иң мөһиме - дөрес идеология. Без тудыра торган киңлекләр кешеләр өчен кызыклы булырга тиеш, һәр кеше үзе өчен ниндидер кызыклыурын табарга тиеш. Һәм Казанда ачылачак World Urban Parks бүлеге бу эшне камилләштерүгә ярдәм итәчәк», - дип ышаныч белдерде Татарстан Президенты.
Роман Скляр билгеләп үткәнчә, Казахстан өчен җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү өлкәсендә Татарстан тәҗрибәсе кызыклы. «Без Татарстанлы дусларыбызның уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү буенча иң яхшы тәҗрибәләрен үзләштерергә планлаштырабыз. Минем уйлавымча, сезгә дә безнең эшләнмәләр кызыклы булыр. Без, Евразия хезмәттәшлеге кысаларында, муниципаль дәрәҗәдә багланышлар үрнәген күрсәтербез, дип ышанабыз», - дигән Казахстан вице-премьеры сүзләрен ТР Президенты матбугат хезмәте китерә.