Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). 4 нче августта Казанда «Южный» сәүдә үзәгендә COVID-19 дан вакцинацияләүнең өстәмә пункты ачылачак.
Прививка ясатырга теләүче шәһәр халкы «Спутник V» вакцинасының беренче һәм икенче компонентлары белән вакцинацияләнә ала. Үзең белән паспорт, полис, СНИЛС булырга тиеш.
Вакцинация пункты Җиңү Проспекты, 91 (төп керү юлы, 2 нче кат) адресы буенча көн саен 10:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк, дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.