Яшь артистлар кастингы 26-27 нче февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Яшь артистлар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерлиячәк, шулай ук мастер-классларда катнашачак. Беренче спектакльне балалар 1 нче июньдә күрсәтәчәк.
Студиядә шөгыльләнү балаларга актерлык сәләтләрен ачарга, ишарәләрне дөрес кулланырга, мимика белән эшләргә ярдәм итәчәк. Дәресләр ярдәмендә балалар оялуларын җиңәргә, рольләргә керергә өйрәнәчәкләр, дип аңлатты студия җитәкчесе, педагог Алия Фәйзрахманова.
Укучылар белән Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының балетмейстеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча укытучысы Лилия Зәйнуллина, режиссер Әминә Миндиярова шөгыльләнәчәк.
Кастинг 26 нчы февральдә 15:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр, 27 нче февральдә 12:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә булачак. Катнашучыларга алдан teatrstudio_kzn@mail.ru электрон адресы буенча теркәлү узарга кирәк.
Кастингта балаларга иҗади номер тәкъдим итәргә – җыр җырларга, шигырь сөйләргә, биергә яки сәхнә әсәре куярга кирәк. Конкурсантларның дикциясе сайлап алуның мөһим критерие булачак. Режиссер сайлап алуда катнашучыларга тизәйткеч әйтергә яки берәр әсәрдән өзекне укырга тәкъдим итәчәк.
Кастинг нәтиҗәләре буенча 9 дан 11 яшькә кадәр һәм 12 дән 15 яшькә кадәрге ике төркем тупланачак.
Укучыларның студиядә бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе. Моннан тыш, кастингта сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да катнаша ала.