Казанның Вахитов районындагы кайбер йортларында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак. Сәбәбе — ике суүткәргечнең үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтырылуы.
«Водоканал» МУП хәбәр иткәнчә, су бирү 29 майның 9:00 дан 30 майның 9:00 га кадәр түбәндәге адреслар буенча туктатылачак:
Т.Гыйззәт ур., 15, 18, 18/1, 19, 21/15, 22/14, 23, 23 (1 корп.), 26 (1 корп.), 29, 29а/20, 29/1, 29/2;
М.Межлаук ур., 30/11, 32г, 32г/2, 33, 35, 37,39,39/1,39/2, 53, 53а, 55;
Нариманов ур., 13, 13а, 14/22, 15/21, 15а, 17, 20/29а, 23А, 23б, 25, 25А, 32а, 32а (1,2,3,4,5,6,7, 8,14,16 корп.); 34а, 36, 40, 40/1, 40/2, 40/3;
Вокзал мәйданы, 1, 3 (1 корп.);
Чернышевский ур., 43/2;
Б.Шаһиди ур., 2/43, 7, 7а, 9, 9а, 9б, 9в, 18/18, 20;
Ямская ур., 3, 3 (1 корп.), 4, 7, 11/30.
Сулы автоцистерналарны килүче гаризалар буенча +7(843)231-62-60 телефоны аша урнаштырачаклар.