В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышларда җиңүчеләр Россияне урам биюләре буенча зур Азия турнирында күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). 28-нче һәм 29-нчы август көннәрендә Казанда «Урам» экстрим-паркы территориясендә Break&Travel IV турниры узачак – Кытайда брейкинг буенча халыкара фестиваль финалына бөтенроссия сайлап алулары.
Бөтен Россиядән биючеләр «2х2 Breaking Pro» номинациясендә сайлап алу узачак. Победителям оплатят путевку в Китай, город Куньчджо, где они будут представлять Россию в заключительных соревнованиях крупного азиатского турнира по уличным танцам Bomb Jam World Final.
Казан турниры финалы брейкинг һәм урам сәнгате буенча COMBOnation XIII халыкара турниры кысаларында узачак. Ярышлар 15:00 сәгатьтә башлана. Тамашачылар өчен керү ирекле, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.