Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.11.2021, 11:29

Казанда коронавирустан өлкән яшьтәге халыкның яртысыннан артыгы инде прививка ясаткан

Бүгенге көндә вакцинация темплары өметләндерә, дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь, Камилә Гобәйдуллина). Татарстан башкаласында бүген 18 яшьтән өлкәнрәк 570 мең 900 кеше коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан, бу шәһәр халкының 54,4%-ы. Прививканы бер атна эчендә коронавирустан 42 мең 50 кеше ясаткан. «Казанда кешеләр прививка ясата алсын өчен барлык шартлар да тудырыла, һәм бүгенге көндә вакцинация темплары өметләндерә», – дип билгеләп үтте шәһәр Мэры Илсур Метшин Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә.

«Казанда өстәмә пунктлар ачылды, аларның кайберләре тәүлек буе эшли, өстәмә кадрлар ресурслары мобилизацияләнгән. Хәзер табиблар үзләренең физик мөмкинлекләре чигендә эшли, кешеләргә ярдәм итү өчен барысын да һәм хәтта артыгын да эшли. Аларга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәбез», – диде шәһәр башлыгы.

Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау министры урынбасары – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында киеренке эпидемиологик вәзгыять саклана. Шәһәрнең вакытлы йогышлы хастаханәләрендә 2211 ятак әзерләнгән, дүшәмбе иртәсенә буш урыннар өлеше 15% чамасы тәшкил итә. Соңгы атнада провизор госпитальләргә һәм ашыгыч медицина ярдәмен чакыртуга мөрәҗәгатьләр саны узган атналар дәрәҗәсендә югары булып кала.

Медицина учреждениеләренә 35 автомобиль биргән шәһәр Мэриясе ярдәме белән ярдәм күрсәтү мөмкинлеген һәм аның үз вакытында эшләвен арттырырга мөмкин булды, дип ассызыклады Владимир Жаворонков. Моннан тыш, керү юлында термометрия үткәрергә, төрле реестрлар һәм регистрлар тутырырга, пациентларга шалтыратырга һәм медицина учреждениеләре персоналына йорт өчен медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәргә волонтерлар ярдәм итә.

Шәһәрнең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы хәбәр иткәнчә, бүген пунктларда «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак»), «ЭпиВакКорона», шулай ук «Спутник лайт» вакциналары бар – бу соңгы 6 ай эчендә коронавирус белән авырган яки вакцина ясатканнар өчен. Пунктларда препаратларның булу-булмавы турында телеграм-бот аша белергә мөмкин.

Шәһәрдә барлыгы 48 вакцинация пункты эшли, шул исәптән 14 мобиль. «Мега» сәүдә үзәгендә һәм 7-нче номерлы шәһәр хастаханәсе янында урнашкан ике мобиль пункт тәүлек буе эшли. Төнге сменага – 20:30 сәгатьтән 8:30 сәгатькә кадәр – вакцинациягә анда 170 кешедән 320 кешегә кадәр килә. Эш көннәрендә предприятиеләргә һәр көнне гаризалар буенча вакцинация алып баручы поликлиникаларның 75-тән алып 80-гә кадәр мобиль бригадасы чыга», – диде В.Жаворонков. Ул искә төшергәнчә, «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә вакцинация пункты вакцинацияне кабаттан ясатучылар өчен генә эшли, анда QR-код күрсәткән очракта гына узарга мөмкин.

Йомгаклап, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус һәм гриппка каршы вакцинацияне бер үк вакытта ясатырга рөхсәт итүе турында искәртте. Моннан тыш, вакцинацияне имезүче хатын-кызлар да уза ала.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.11.2021
Видеорепортаж
08.11.2021 11:56
Казанда коронавирустан өлкән буын халыкның яртысыннан артыгы прививка ясаткан
Барлык яңалыклар