В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
21 нче апрельдән башлап шәһәрнең үзәк өлешендә барлык объектларны бер вакытта дератизацияләү үткәрелә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июль, Юлия Летникова). Шәһәр территорияләрен талпаннардан, черки личинкаларыннан һәм кимерүчеләрдән эшкәртү Казанда апрель аенда башланды һәм бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. Шәһәрдә үткәрелә торган чаралар турында Казанның дезинфекция станциясе баш табибы Азат Бикеев хәбәр итте.
Талпан боррелиозын һәм энцефалитын профилактикалау өчен 276,3 га мәйданлы паркларда, скверларда, урманнарда һәм яшел зоналарда акарицидлы эшкәртү үткәрелгән.
Шәһәрнең 325,85 га мәйданлы 93 сулыгында малярия һәм Көнбатыш Нил бизгәген профилактикалау өчен черки личинкаларыннан эшкәрткәннәр. Сезон ахырына кадәр дезстанция белгечләре ярдан һәм көймәдә 158 төрле сулыкны эшкәртәчәкләр. Ларвицид эшләр ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәге энтомологлары заявкалары буенча үткәрелә. Чаралар тәмамланган сулыкларны тикшерү башкарылган чараларның йөз процент нәтиҗәлелеген күрсәткән.
Моннан тыш, 21 нче апрельдән башлап шәһәрнең үзәк өлешендә барлык объектларны да бер вакытта дератизацияләү үткәрелә. Шәһәрдә әлеге эшчәнлекне килешү нигезендә дезинфекция эшчәнлеге белән шөгыльләнүче 30 га якын оешма һәм шәхси эшмәкәр башкара.
Авыруларны профилактикалау буенча эшләрне Дезстанция планлы режимда муниципаль бирем кысаларында башкара. Моннан тыш, бюджеттан тыш эшчәнлек кысаларында учреждение балалар бакчалары, мәктәпләр, сәүдә һәм туклану, мәдәният һәм спорт объектлары белән 2021 объектны якындагы территорияләре белән бергә дератизацияләү һәм 1038 объектны дезинсекцияләү өчен килешүләр төзегән.