Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2019, 12:46

Казанда гриппка каршы вакцинация киләсе атнада тәмамланачак

Гриппка каршы вакцинацияне 500 меңнән артык шәһәр кешесе узган, шуларның 166 мең 734-е – балалар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда гриппка каршы вакцинацияне 500 меңнән артык шәһәр кешесе узган, шуларның 166 мең 734-е – балалар. Татарстан башкаласында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе киләсе атнада тәмамланачак, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбе вакытында ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Быел барлыгы 628 мең 680 кешегә, шул исәптән 429 мең 890 өлкән кешегә һәм 198 мең 790 балага вакцинация ясау планлаштырыла, дип искәртте В.Жаворонков. Беренче чиратта, бу - югары риск төркеменә караган вәкилләр: 6 айдан зуррак балалар, мәктәп һәм балалар бакчаларына йөрүче балалар, медицина, мәгариф оешмалары, транспорт, сәүдә, коммуналь өлкә хезмәткәрләре, сулыш юллары хроник авырулары булган кешеләр, авырлы хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр.

Вакцинация илебезнең «Совигрипп», «Ультрикс» һәм «Ультрикс квадрат» заманча препаратлары белән үткәрелә. В.Жаворонков сүзләренә караганда, бүгенге көндә 546 мең 917 доза вакцина алынган – шул күләмдә препаратны бөтен шәһәр халкының 45%-тан артыграгына прививка ясатырга мөмкин.

«Вакцинация процедурасының максималь ачыклыгы өчен өченче ел ул медицина учреждениеләрендә генә түгел, җәмәгать урыннарында мобиль прививка бригадалары тарафыннан үткәрелә, – дип билгеләп үтте спикер. - Быел беренче тапкыр мондый бригадалар сайлау көнендә - 8-нче сентябрьдә 193 адрес буенча сайлау участокларында эшләде. Бу көнне 10 меңнән артык кешегә прививка ясалды».

Тагын 7 мең 632 кеше метро станцияләреннән чыгу юллары янында 10-нчы сентябрьдән 17-нче сентябрьгә кадәр вакцинация узган. «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомер» күргәзмәсендә 293 кеше прививка ясаган. Быел мобиль бригадаларга барлыгы 17 мең 765 кешегә прививка ясатылган.

Вакцинация мәҗбүри медицина иминияте полисы беркетелгән урын буенча медицина учреждениеләрендә табибка алдан язылмыйча үткәрелә. Балаларга һәм яшүсмерләргә прививкаларны балалар бакчаларында, мәктәпләрдә һәм интернатларда ясыйлар, ә предприятиеләрдә эшләүче шәһәрлеләр өчен вакцинация 336 медицина прививкасы бригадасы көче белән оештырылган.

«Кызганычка каршы, аңлату эшләре алып барылуга карамастан, без студентлар һәм балалар арасында гриппка каршы вакциналаштырудан баш тартучылар санының артуын күрәбез, – диде В.Жаворонков. - Бу бик куркыныч, чөнки Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, ел саен дөньяда 65 яшьтән өлкәнрәк 60 мең кеше өчен грипп өзлегүләре фаталь булып тора. Бүгенге көндә гриппка каршы вакцина – гриппны профилактикалау һәм җитди өзлегүләр килеп чыгу куркынычын киметү коралларының иң яхшысы».

Экспертлар мәгълүматларына караганда, уртача алганда, вакцина 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге сәламәт өлкәннәрдә инфекция очракларының 60%-ын булдырмый кала, дип өстәде ахырда Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.11.2019
Видеорепортаж
25.11.2019 12:32
Казанда грипптан 500 мең кешегә прививка ясалган
Барлык яңалыклар