Зиратны җыештыру эшенә шәһәр халкын чакыралар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 21-нче апрельдә Казанның Арча зиратында якшәмбе өмәсе булачак – Бөтенроссия һәйкәлләрне һәм мәдәниятне саклау җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге шәһәр халкын зиратны җыештыру эшенә кушылырга чакыра. Бу хакта бүген ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова Facebook социаль челтәрендәге битендә белдерде.
«21-нче апрельдә бездә якшәмбе өмәсе – Арча зираты каберлекләрен җыештырабыз. Бу Лобачевский һәм Арбузов каберләре булган төп аллея», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.
Җыелу Ярослав могҗизачылары чиркәве янында 11.00 сәгатьтә. Инвентарьны «Ритуал» муниципаль унитар оешмасы бирәчәк.