Шәһәрлеләр 10 белгечлек буенча укый ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль). Декрет ялындагы Казанда яшәүче әниләр кайбер юнәлешләр буенча өстәмә һөнәри белем ала алачак.
Укулар 10 белгечлек буенча алып барыла: бухгалтер, смета эше, кадрлар эше, интерьер дизайны, компьютер дизайны, ландшафт дизайны, пешекче, кондитер, парикмахер, тегүче.
Бушлай курсларны өч яшькә кадәрге бала карау ялында булган һәм даими эш урыны һәм Казан пропискасы булган хатын-кызлар уза ала. Курслар төркем җыелуга ук башланачак, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Икътисади үсеш комитеты.
Мәгълүматны шәһәрнең Мәшгульлек үзәгендә: +7(843)562-48-09 телефоны буенча ачыкларга мөмкин.