Сынау дәресе 20-нче августта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче август). «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Казанда кытай телен өйрәнү өчен төркем туплый. Беренче танышу дәресе 20-нче августта узачак.
Дәрестә укытучы Мария Макарова кытай теле үзенчәлекләрен ачыкларга ярдәм итәчәк, Кытай турында сөйләячәк, кыскача аның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырачак. Дәрес нәтиҗәләре буенча теләүчеләр бушлай уку курсларына языла алачак, ул сентябрьдә «Игелекле эшләр көне» фондында старт алачак. Катнашучылар атнага бер тапкыр 7 кешелек төркемнәрдә шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте.
Танышу дәресе 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Катнашу бушлай, яшь буенча чикләүләр - 10 яшьтән. +7(843)236-65-61 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри. Дәресләргә битлекләрдә һәм перчаткаларда килергә кирәк.