(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль). Казанда оешмалар җитәкчеләренә 6 июльдә эш көне озынлыгын 14.00 сәгатькә кадәр кыскартырга киңәш ителә. Тиешле карар Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан имзаланды.
Карарда билгеләп үтелгәнчә, бу 6 июльдә Казанда FIFA 2018 футбол буенча дөнья чемпионатының ¼ финалы уенын уздыру белән бәйле. Бу чара шәһәр объектларының эшен оптимальләштерү, шулай ук транспорт инфраструктурасының эшен тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү максатыннан кулланыла.
Искәртергә кирәк, 6 июльдә "Казан Арена" стадионында Бельгия һәм Бразилия җыелма командалары көч сынашачак.