Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2019, 16:30

Казанда «Дөнья энҗесе-2019» җиңүчесен билгеләячәкләр

Быел әлеге бәйге дөньяның 20 иленнән 60-гә якын вәкилне берләштерде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 30-нчы апрельдә Казанда студентлар арасында уздырыла торган «Дөнья энҗесе-2019» халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы узачак. Быел ул дөньяның 20 иленнән 60-гә якын вәкилне берләштерде.

Конкурсның йомгаклау этабына Таҗикстан, Экваториаль Гвинея, Конго, Гвинея-Бисау, Үзбәкстан, Һиндстан, Әрмәнстан, Кытай, Төрекмәнстан һәм Индонезиядән 10 студент үтте. Алар барысы да Татарстан башкаласы университетларында югары белем ала.

«Дөньяның энҗесе» - уникаль проект, ул яшьләр потенциалын үстерү һәм мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге өлкәсендәге социаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачык иллюстрацияләү мәйданчыгы булып тора. Премияне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештыра.

«Дөнья энҗесе» исемен 30-нчы апрельдә 16.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында башланачак финал концертында игълан итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.

Барлык яңалыклар

Казанда «Дөнья энҗесе-2019» җиңүчесен билгеләячәкләр

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель). 30-нчы апрельдә Казанда студентлар арасында уздырыла торган «Дөнья энҗесе-2019» халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы узачак. Быел ул дөньяның 20 иленнән 60-гә якын вәкилне берләштерде. </p> <p> Конкурсның йомгаклау этабына Таҗикстан, Экваториаль Гвинея, Конго, Гвинея-Бисау, Үзбәкстан, Һиндстан, Әрмәнстан, Кытай, Төрекмәнстан һәм Индонезиядән 10 студент үтте. Алар барысы да Татарстан башкаласы университетларында югары белем ала. </p> <p> «Дөньяның энҗесе» - уникаль проект, ул яшьләр потенциалын үстерү һәм мәдәниятләрнең үзара хезмәттәшлеге өлкәсендәге социаль мәсьәләләрне хәл итү юлларын ачык иллюстрацияләү мәйданчыгы булып тора. Премияне Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештыра. </p> <p> «Дөнья энҗесе» исемен 30-нчы апрельдә 16.30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында башланачак финал концертында игълан итәчәкләр, дип хәбәр иттеләр Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында. </p>