Җиңү өчен 21 команда көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче декабрь). 25-нче декабрьдә «Беренче» спорт мәктәбендә Казан Мэры кубогына шахмат буенча команда турнирының финал этабы узачак. Җиңү өчен 21 команда көрәшәчәк.
Турнир өч этапта үткәрелә: мәктәп, район һәм шәһәр. Укучылар төрле яшь категорияләрендә ярышалар – кече, урта һәм өлкән. Быел район ярышларында 400-дән артык кеше катнашты. Җиңү өчен Авиатөзелеш районыннан 35 команда, Яңа Савин районыннан 45 команда, Киров районыннан 26 команда , Мәскәү районыннан 20 команда, Вахитов районыннан 35 команда, Идел буе районыннан 42 команда һәм Совет районыннан 62 команда көч сынашты.
Финалга 21 команда чыкты - һәр яшь категориясендә 7-шәр команда. Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын кубоклар, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләячәкләр, ә Казан Мэрының күчмә Кубогын өлкән яшь төркемендә җиңүче команда алачак, дип хәбәр иттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Мэр Кубогына Лобачевский исемендәге лицей укучылары ия булды, 81-нче номерлы мәктәп икенче урын алды, 35-нче номерлы лицей укучылары өченче урынга лаек булды.