Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2022, 12:07

Казанда Россиянең иң яхшы лекторы исеменә конкурс финалистларын билгеләячәкләр

Үзара 59 дәгъвачы ярышачак, Татарстан башкаласын Казан федераль университетының дүрт укытучысы тәкъдим итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы апрель). 20 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәр Казанда «Лекторлар лигасы» конкурсының ярымфиналы узачак. Татарстан башкаласында Россиянең иң яхшы лекторы исеменә 59 дәгъвачы очрашачак. Алар Казан федераль университетында аудитория каршында чыгыш ясаячак һәм шәһәр халкына музыка һәм архитектура, риторика һәм филология, философия һәм социаль медиалар турында сөйләячәк.

Казан конкурсның тугыз мәйданчыгының берсенә әверелде. «Казан, илкүләм һәм федераль белем бирү проектлары белән танылган университетлар шәһәре буларак, «Лекторлар лигасы»нда катнашучыларны сәламләвенә шат. Конкурсның мөһим һәм кирәкле булуы турында дәгъвачылар һәм карауларның арта барган саны сөйли. Белем дәрәҗәсен мавыктыргыч һәм басым ясамый торган форматта күтәрә торган мондый чаралар кызыклы һәм актуаль», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.

Татарстан башкаласыннан Казан федераль университетының дүрт укытучысы – Андрей Путинцев, Булат Солтанбәков, Мимоза Фәхретдинова һәм Азат Якупов катнашачак.

Лекторларны биш критерий һәм ун баллы шкала буенча тамашачылар бәяләячәк. Алар чыгыш ясаучының ораторлык осталыгы, материалны җиткерә алу мөмкинлеге, тапшыруның мавыктыргычлыгы һәм теманың актуальлеге өчен баллар куячак.

Лекторларның һөнәри үсешендә конкурсның зур ролен Россия «Белем» җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль билгеләп үтте. «Лекторлар лигасы» проекты ярдәмендә без белемнәрне тамашачылар өчен кабул итәрлек һәм кызыклы итә алабыз. Ә күп лекторлар өчен бу конкурс инде социаль лифт булды. Ул безгә яңа талантларны ачарга, ә лекторларга бәяләп бетергесез тәҗрибә алырга һәм үзләренең ораторлык күнекмәләрен һәм осталыкларын арттырырга ярдәм итә», – диде ул.

Лекцияләр «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Профессор Нужин урамы, 2 адресы буенча узачак. Лекцияләрне теләгән һәркем бушлай килеп тыңлый ала. Моның өчен сайтта теркәлергә кирәк. Шулай ук онлайн-трансляцияләрне һәм ярымфиналда катнашучыларның барлык язмаларын «Лекторлар лигасы» сайтында карарга мөмкин, дип хәбәр итә бәйгене оештыручы – Россия «Белем» җәмгыяте.

Конкурсның Мәскәүдә узачак финалында ярымфиналны уңышлы узган 100 иң яхшы лектор җыелачак. Конкурсантлар башкаланың әйдәп баручы югары уку йортларында чыгыш ясаячак. Финалистлар «Белем» лекторы исеменә ия була һәм бөтен Россия буйлап даими рәвештә агарту чараларында чыгыш ясау мөмкинлеген ала. Аннары тантаналы чарада Россиянең 50 иң яхшы лекторы билгеләнәчәк, алар мәгърифәтчелек контентын булдыруда, үстерүдә һәм алга җибәрүдә ярдәм алачак, шулай ук комплекслы белем бирү программасына керү мөмкинлегенә ия булачак.

Барлык яңалыклар