Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2020, 16:39

Казанда «Ельцин Кубогы» X Халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булды

Бүләкләү тантанасында Наина Ельцина, Шамил Тарпищев, Евгений Кафельников, Татьяна Ларионова, Владимир Леонов катнашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче март, Алинә Бережная). Бүген Казан теннис академиясендә «Ельцин Кубогы» Х Халыкара теннис турнирының финал уеннары узды. Ярышларда җиңүчеләрне Россиянең беренче Президенты хатыны, Б.Н.Ельцинның Президент фонды попечительләр советы әгъзасы Наина Ельцина, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Спорт министры Владимир Леонов, теннис буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Евгений Кафельников һәм башкалар котлады.

ITF World Tennis Tour Junior сериясе халыкара теннис турниры 19 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында үткәрелә. Ельцин Кубогы күп кенә спортчылар өчен зур тенниска башлангыч нокта булып тора. Гадәттәгечә матчларда бөтен дөньядан теннисчылары очраша. Быел ярышлар 24-нче февральдә старт алды, иң яхшы спортчылар исеме өчен 15-тән артык илдән 100-дән артык егет һәм кыз көрәште. Татарстаннан ярышларда Марат Шәрипов, Илья Симакин, Давид Миңневәлиев, Дмитрий Долженков, Рүзәл Фәтхуллин, Полина Кудерметова, Анна Григорьева, Виолетта Бородина, Виктория Матасова, Елизавета Дементьева катнашты.

«Ельцин Кубогында катнашкан һәр кеше зур тәҗрибә туплады һәм бүген илебезне иң дәрәҗәле турнирларда тәкъдим итә», – диде бүләкләү тантанасында Наина Ельцина. Ул балаларда бу спорт төренә мәхәббәт тәрбияләүче ата-аналарга һәм тренерларга рәхмәт белдерде. «Быел турнирга 10 ел, бу катлаулы юл булды, - дип билгеләп үтте Н.Ельцина. – Россия Теннис федерациясе, Татарстан һәм Казан җитәкчелегенең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә турнир югары статуска һәм популярлыкка ия».

Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев безнең илдә бу төргә Борис Ельцин үсеш бирде, дип искәртте. «Россия теннисы ия булган нәтиҗәләр – һичшиксез, илнең беренче Президенты һәм аның гаиләсенең казанышы, чөнки алар спортның бу төрен популярлаштыру белән шөгыльләнделәр», – диде Шамил Тарпищев. Ул билгеләп үткәнчә, Россия спортчылары дөньяның иң көчле теннисчылары арасына керә һәм халыкара турнирларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтә.

Ельцинның юбилей Кубогында ялгыз һәм парлы разрядларда җиңүчеләр ачыкланды. Яшүсмерләр арасында Бөекбритания теннисчысы Артур Фери җиңү яулады. Аның көндәше Италиядән Бьяджо Граматикополо финалист Кубогын алды.

Кызлар арасында ялгыз разрядта Белоруссиядән Кристина Дмитрук финалист булды. Словения теннисчысы Романа Чисовска җиңүче булды. «Бу минем җиңүем генә түгел, ә әти-әни һәм тренер тырышлыгы да. Мин бу турнирга бик озак әзерләндем, чөнки биредә иң көчле спортчылар җыелганын белдем. Хәзер минем хис-тойгыларым ташый, Җиңүче кубогының минем кулларда булуына ышанмыйм», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Романа Чисовска.

Элегрәк турнирда парлы разрядта җиңүчеләр билгеле булган иде. Кызлар арасында Словакиядән Бьянка Бехулова һәм Италиядән Симоне Алессандра финалистлар булдылар. Россиялеләр Елизавета Гаврилова һәм Екатерина Маклакова җиңү яулады. Яшүсмерләр арасында финалистлар арасында Нидерланд спортчысы Ги Дэн Удон һәм Бөекбритания теннисчысы Артур Фери булды. Иң яхшы нәтиҗәне Бельгиядән Рафаэль Колиньон һәм Италиядән Самуэль Винсент Руджери пары күрсәтте.

Фоторепортаж
Казанда «Ельцин кубогы» X Халыкара турниры җиңүчеләре билгеле булды
Видеорепортаж
01.03.2020 15:41
Казанда «Ельцин Кубогы» X Халыкара турнирында җиңүчеләр билгеле булды
Барлык яңалыклар