В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спортчылар 50 км һәм 100 км дистанцияне уздылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче июль). Казанда Tour de Tatarstan беренче шоссе велоузышы үтте. 30-нчы июньдә шәһәр урамнары буйлап бөтен илдән 1000-нән артык велосипедчы узды.
Ир-атлар арасында 50 км дистанциядә беренче булып Чаллыдан Илнур Мөхетдинов килде. Икенче урында Самарадан Дмитрий Зотеев (1:13:33.796), «бронза» Кировтан Илья Тимкинныкы (1:13:33.886). Хатын- кызлар арасында Чаллыдан Эмилия Салихова беренче булды (1:22:57), Самарадан Анфиса Вдовина икенче килде (1:23:12.836), өченче урында - Казаннан Кристина Евграфова (1:23:12.981).
Ир-атлар арасында 100 км дистанцияне беренче булып Пермьнән Александр Бако (2:19:22) узды. «Көмеш» Удмуртия өлкәсенең Сарапул шәһәреннән Владислав Медовта (2:19:24), Тольяттидан Дмитрий Старостин өченче килде (2:28:14).
Хатын-кызлар арасында Мәскәүдән Юлия Полевая беренче килде (2:35:38), Екатеринбургтан Марина Долгушина икенче булды (3:03:34), «бронза»ны Казаннан Инна Хәйруллина алды (3:03:39).
Шулай ук Tour de Tatarstan Kazan 2019 кысаларында һәвәскәрләр өчен чаңгы трассаларында массакүләм ярышлар узачак. Спортчылар Сибгат Хәким урамы буенча 25 километр юл уздылар.
Ир-атлар арасында Яшел Үзәннән Андрей Ларьков җиңде (47:39). Икенче урында Яшел Үзән спортчысы Артем Николаев (47: 53). Өченче урынны Байлар Сабасыннан Руслан Миңнегулов яулады(47:58).
Хатын-кызлар арасында иң җитезе Чаллыдан Рамилә Вәлиева булды (59:46). Икенче урын нәтиҗәсен Мәскәү өлкәсеннән Юлия Тихонова күрсәтте (1:00:35), өченче урында Казаннан Елена Горохова (1:03:05), дип хәбәр итә Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.