В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар 20-нче марттан 22-нче мартка кадәр 2008-2009 елда туган спортчылар арасында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы март). Казанда җиңел атлетика буенча «Шиповка юных» бөтенроссия ярышларының беренче җиңүчеләре билгеле булды, аларда гомуми белем бирү оешмалары, мәктәп-интернатлар, балалар йортлары, спорт мәктәпләре командалары катнаша. Ярышлар 20-нче марттан 22-нче мартка кадәр 2008-2009 елда туган спортчылар арасында узды. Бу этапта 377 укучы - 172 малай һәм 205 кыз катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча кызлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. Шәһәр командалары арасында беренче урынны Красноярск шәһәренең 149-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе спортчылары алды, икенче урын Арзамасның 12-нче номерлы мәктәбенә эләкте, өченче урынга Советскның (Тула өлкәсе) 10-нчы номерлы мәктәбе лаек булды.
Авыл командалары арасында Тәтеш районының Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары җиңү яулады. Икенче урында Яңа Харитоново мәктәбенең (Мәскәү өлкәсе) спортчылары алды. 2-нче номерлы Ләмберә мәктәбе командасы (Ләмберә авылы, Мордовия Республикасы) бронза медаленә ия булды.
Спорт мәктәпләре арасында Казанның «Атлетика» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче кызлар иң күп очко җыючы булып танылды. Иң көчлеләр өчлегендә ЦСКА (Мәскәү) һәм Кемерово өлкәсенең Креченск спорт мәктәбе командалары булды.
2008-2009 елгы егетләрнең чыгышлары нәтиҗәләре буенча шәһәр командалары арасында Раменское шәһәренең (Мәскәү өлкәсе) 5-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы лидер булды. Икенче урында – Красноярск шәһәренең 9-нчы номерлы гимназиясе, өченчедә - Арзамасның 12-нче номерлы мәктәп спортчылары.
Авыл командалары арасында Киров өлкәсенең Вичевщина бистәсе мәктәбе спортчылары иң күп очко җыйды. Икенче урында - Мамонтово урта мәктәбе командасы (Алтай крае), өченчедә – Яңа Харитоновоның 10-нчы номерлы мәктәбе спортчылары (Мәскәү өлкәсе).
Мәскәүнең ЦСКА Олимпия резервы спорт мәктәбе командасы спорт мәктәпләре арасында иң көчлесе булды. Икенче урында - Туланың Олимпия резервы спорт мәктәбе командасы, өченче урында - Казаннан «Атлетика» Олимяпи резервы спорт мәктәбе, дип хәбәр иттеләр Физик тәрбия һәм спорт комитетында.
Исегезгә төшерәбез, алты көнлек ярыш нәтиҗәләре буенча быел спортчыларның гомуми саны 1300-дән артык кешене тәкшил итәчәк, алар Россиянең 65 шәһәреннән һәм торак пунктыннан киләделәр.