В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Түбән Камадан Кристина Прибылова һәм Зәйдән Артур Петров җиңү яуладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-март, Алсу Сафина). ТР башкаласында Top Sprint чаңгы ярышлары буенча Казан Мэры Кубогы ияләре билгеләнде.
Хатын кызлар арасында 04:09,72 нәтиҗәсе белән Түбән Камадан Кристина Прибылова җиңү яулады. Икенче урынны Яшел Үзәннән Алена Мельникова (04:10,40) алды, өченче урында – Алабугадан Анна Морковкина (04:11,60).
Ир-атлар арасында беренче урынны Зәйдән Артур Петров (03:42,29)алды. Икенче урында – Евгений Байбородов (03:43,42). Өченче урынны Илназ Закиров (03:43,97) алды. Алар икесе дә Ижевск шәһәреннән.
Алдан хөрмәтле кунаклар арасында җиңүчеләр билгеле булган иде – беренче булып финишка КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов килде.
Искәртергә кирәк, ярышлар “Казан” халыкара ат спорты комплексында 3 мартта үтте. Катнашучыларга 1800 м дистанцияне узарга кирәк иде. Казан Мэры Кубогында Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 200-гә якын чаңгычы катнашты.