В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
А.Нигъмәтҗанов проблемалы объектлар буенча күчмә киңәшмә уздырды һәм өлешчеләр белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь, Ксения Швецова). Казанда яңа подрядчыларга күчерелгән проблемалы объектларны төзү эшләре дәвам итә. Территорияне төзекләндерү, эчке отделка эшләре Нокса авышлыгы урамында урнашкан “Молодежный” торак комплексының 1-нче йортында бара. Яңа түбә төзелеше Четаев ур., 4 адресы буенча дәвам итә. Моннан кала, 68-нче кварталдагы йортны төзеп бетерәчәк подрядчы билгеле булды – “Бриз” ҖЧҖ. Бу һәм башка мәсьәләләр хакында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов күчмә киңәшмә барышында хәбәр итте.
Җылылык кертергә һәм асфальт җяәргә: “Молодежный” торак комплексында “шәм”-йорт төзелеше актив дәвам итә
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, “Молодежный” торак комплексының 20 катлы 1-нче йортын киләсе елда эксплуатациягә кертергә планлаштырыла. Биредә бүгенге көндә 70 эшче хезмәт куя. Элеккеге кебек үк территорияне төзекләндерү мәсҗәләсе кискен тора, бүгенге көндә дә әле подрядчы асфальт җәяюгә керешмәгән. Төзелеш компаниясе вәкилләре белдергәнчә, бу атнада вак таш китерергә планлаштырыла. А.Нигъмәтҗанов асфальтның беренче катын суыклар башланганчы җәергә кушты.
“Эшләр барганны үзегез күрәсез, - дип мөрәҗәгать итте А.Нигъмәтҗанов өлешчеләргә. – Подрядчы “Салават күперендә” кертелә торган объектларда эшли. Шуңа күрә юл эшләренә әле тотына гына. Төгәл срокларны әлегә атый алмыйбыз, бер атнадан соң ни булыр”.
Билгеләп үтәргә кирәк, “Ак Таш” ҖЧҖ элеккеге кебек үк төзелеш эшләрен үз чараларына башкара.
Бүгенге көндә “Молодежный” торак комплексының бишенче йортында эшләр торышы катлаулы. Өлешчеләр 2016 елда ук биредә яшәргә өметләнгән.
“Казанда 30 проблемалы йортның ”14-се генә калды инде”, - диде А.Нигъмәтҗанов. “Эшләрне конкрет йортлар буенча бүлмибез. Һәр йорт безнең өчен мөһим. Аларның барысы буенча да эшләр бара, чыганаклар эзләнә, җир кишәрлекләре әзерләнә”, дип өстәде ул.
Четаев ур., 4-нче йорт өлешчеләре: “Безнең өчен иң мөһиме – эшләрнең баруы”
“Молодежный” торак комплексыннан соң күчмә киңәшмә Четаев ур., 4-нче йортта – “Фирма “Свей” ҖЧҖ проблемалы объектында дәвам итте. Аны хәзер “Бриз” ҖЧҖ төзи. Биредә 80 кеше эшли. Подрядчы оешма җитәкчесе Андрей Беляков билгеләп үткәнчә, түбә сүтелгән, төзүчеләр яңа түбә ясый һәм территорияне төзекләндерү эшләре башкарыла.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары челтәрләр белән мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә кушты.
“Безнең өчен иң мөһиме эшләрне дәвам итүе. Безне онытмавыгыз, даими рәвештә безнең белән очрашуыгыз өчен рәхмәт”, - диде өлешче Фәрит Габдуллаҗанов.
68-нче кварталны “Бриз” ҖЧҖ төзеп бетерәчәк
Күчмә киңәшмә 68-нче кварталда тәмамланды. Ул үз эченә 310 фатирны ала. “Маг-Строй” проблемалы объектын шулай ук “Бриз” ҖЧҖ төзеп бетерәчәк. Андрей Беляков сөйләгәнчә, бүгенге көндә алар йортны карап чыкканнар, башкарыласы эшләр күләмеен билгеләгәннәр.
“Җылы җибәрүгә эчке эшләрне башлыйбыз. Беренче этапны якындагы секциядән башлыйбыз. Биредә отделка эшләре барачак, фасадны тәмамлаячакбыз һәм тәрәзәләрне тулысынча алмаштырачакбыз”, - диде ул.
“Ниндидер хәрәкәт башланганга без бик шатбыз”, - диде өлешчеләрне берсе.
Киләсе күчмә киңәшмәгә кадәр А.Нигъмәтҗанов подрядчыга барлык эшләрнең тулы графигын әзерләргз кушты. Искәртергә кирәк, мондый очрашулар атна саен үткәрелә. Бүгенге очрашуда Торак сәясәте идарәсе җитәкчесе Марсель Габделхаков, Өлешчеләргә булышлык итү фондының башкарма директоры Иван Новиков, шәһәр хезмәтләре, челтәрләр оешмалары вәкилләре, проектлаштыручылар катнашты.