Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.04.2019, 14:40

Казанда халыкара видеороликлар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләделәр

Лицейда укучы Валерия Синдимированың һәм студент кыз Әдилә Шәрәфиеваның эшләре иң яхшылардан дип тапылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы уздырган «Әгәр бөтендөнья мирасына ия булган шәһәрдә бер көнегез булса... » халыкара видеороликлар конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Татарстан башкаласында 17 яшьлек 177-нче лицей укучысы Валерия Синдимирова һәм КФУ студенты Адилә Шәрәфиеваларның эшләре иң яхшылардан булды.

2019 елның июнендә узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы «Мирас һәм туризм» темасына багышланганга, яшь казанлыларга туризмның шәһәр мирасына йогынтысы турындагы фикерләре белән уртаклашырга һәм бу турыда видеоролик төшерергә тәкъдим иттеләр. Кагыйдә буенча, озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш булган роликта бер көн эчендә күрергә мөмкин булган Казанның иң матур һәм әһәмиятле урыннары турында сөйләргә кирәк иде.

Казанның иң кызыклы урыннары турында сөйләүне үз эченә алган эшләрен укучылар һәм студентлар тәкъдим итте. Валерия Синдимирова һәм Адилә Шәрәфиева эшне барысыннан да яхшы башкарды - аларның видеороликлары Краковта (Польша) узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессында 2-5 июнь көннәрендә зур экраннарда күрсәтеләчәк.

Конкурста җиңүчеләрне конгресс үткәрү көннәрендә узачак тантана вакытында игълан итәчәкләр.

Барлык яңалыклар

Казанда халыкара видеороликлар конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен билгеләделәр

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче апрель). Казанда Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы уздырган «Әгәр бөтендөнья мирасына ия булган шәһәрдә бер көнегез булса... » халыкара видеороликлар конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды. Татарстан башкаласында 17 яшьлек 177-нче лицей укучысы Валерия Синдимирова һәм КФУ студенты Адилә Шәрәфиеваларның эшләре иң яхшылардан булды. </p> <p> 2019 елның июнендә узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессы «Мирас һәм туризм» темасына багышланганга, яшь казанлыларга туризмның шәһәр мирасына йогынтысы турындагы фикерләре белән уртаклашырга һәм бу турыда видеоролик төшерергә тәкъдим иттеләр. Кагыйдә буенча, озынлыгы 5 минуттан артмаска тиеш булган роликта бер көн эчендә күрергә мөмкин булган Казанның иң матур һәм әһәмиятле урыннары турында сөйләргә кирәк иде. </p> <p> Казанның иң кызыклы урыннары турында сөйләүне үз эченә алган эшләрен укучылар һәм студентлар тәкъдим итте. Валерия Синдимирова һәм Адилә Шәрәфиева эшне барысыннан да яхшы башкарды - аларның видеороликлары Краковта (Польша) узачак Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының Бөтендөнья конгрессында 2-5 июнь көннәрендә зур экраннарда күрсәтеләчәк. </p> <p> Конкурста җиңүчеләрне конгресс үткәрү көннәрендә узачак тантана вакытында игълан итәчәкләр. </p>