В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүләкләү тантанасы киләсе атнада рәссам музеенда узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Конкурста сәнгать-эстетик юнәлештәге балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләре укытучылары катнашты. Жюри составына Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзалары һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы вәкилләре керде.
Бүләкләү тантанасы 4 нче сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Бауман урамы, 29/11 адресы буенча урнашкан Константин Васильев музеенда узачак. Монда ук рәссам иҗатына багышланган өченче альбомны тәкъдим итәчәкләр.
Беренче альбом Мәскәүдә 90 нчы еллар ахырында «АСТ-Пресс» нәшрияты тарафыннан чыгарыла. Текст авторы – Алексей Доронин. Икенче альбомны рәссамның сеңлесе Валентина Васильева катнашында ясаганнар, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
2022 елда беренче альбомның электрон версиясе булдырыла, ә быел төсле басмага акча бүлеп бирелә. Бу вакыйга шулай ук Бауман урамында музей ачылуның 10 еллыгына һәм Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан булдырылган Васильев исемендәге премиягә багышлана.