Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.05.2024, 14:01

Казан мәктәпләре арасында иң яхшы театр коллективларын билгеләделәр

Гран-прига 187 нче лицей труппасы лаек булды

Фото: Денис Гордийко

Татарстан башкаласында иң яхшы мәктәп театр коллективлары игълан ителде. Конкурска нәтиҗәләр 20 нче майда Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында узган «Сәйяр» фестиваленең гала-концертында ясалды.

Гран-прига 187 нче лицейның «Мирас» коллективы ия булды. Яшь актерлар 1 млн сумлык сертификат белән бүләкләнде. Беренче урында – 33 нче гимназиянең «Өмет» труппасы. Алар 400 мең сум күләмендә грант отты. Көмешне Мәскәү районындагы 12 нче гимназиянең «Хәят» студиясе белән КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең «Рух» театр коллективы бүлеште. Аларга 300 мең сумлык грантлар тапшырылды. Өченче урын ияләре – 113 нче мәктәп труппасы һәм 4 нче гимназия-интернатның «Асылташ» коллективы. Аларның бүләге 150 мең сумны тәшкил итә.

Тагын 10 команда төрле номинацияләрдә җиңүче булды, калган коллективлар лауреат дипломнары белән бүләкләнде.

Традицион рәвештә «Сәйяр» фестивале ике: район һәм шәһәр этапларында узды. Март-апрель айларында үткәрелгән беренче турда 80 нән артык команда катнашты, шуларның 29 ы финалга чыкты. Жюри әгъзалары һәм оештыручылар мәктәпләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен һәм яшь актерларның талантлы уенын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, «Сәйяр» мәктәп театр коллективлары фестивале Казанда 1998 елдан бирле үткәрелә. Ел саен анда 800 дән артык бала катнаша. Әлеге вакыт эчендә шәһәрнең күп кенә мәктәпләрендә татар театр коллективлары булдырылды, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.

Проектның даими партнерлары – Бөтендөнья татар конгрессының шәһәр бүлекчәсе, Бөтендөнья татар гаиләсе фонды, «Сәхнә» һәм «Салават Күпере» журналлары. 2023 елдан фестиваль ТР рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Барлык яңалыклар