Ел саен үткәрелә торган белем бирү акциясе 13-нче апрельдә узачак
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Казанда казанлылар «Тоталь диктант» язачак мәйданчыкларны билгеләделәр. Ел саен үткәрелә торган белем бирү акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.
Татарстан башкаласында диктант язарга мөмкин булган 20 мәйданчык оештырыла: Казан федераль университеты (Татарстан ур., 2), Казан милли тикшеренү технология университеты (Себер тракты, 12, «Д» корпусы), А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ (Большая Красная ур.,55), Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте (Габдулла Тукай ур.,114), «Россия студентлары отрядлары» оешмасы бинасы (Җиңү проспекты, 91) һәм башкалар.
Мәйданчыкларның тулы исемлеге белән акциянең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы теләк буенча КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында (Татарстан ур., 2), 105-нче аудиториядә үткәреләчәк әзерлек курсларында катнаша ала. Дәресләргә кушылу өчен сайтта теркәлү узарга кирәк. Дәресләр 18.00 сәгатьтә башлана, курслар 13-нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.