Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.11.2018, 09:02

Казанда муниципаль парковкаларның 2019 елда түләүсез эш режимы билгеләнде

Тиешле карар Башкарма комитетта кабул ителде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). Казанда муниципаль парковкаларның 2019 елда түләүсез эш режимы билгеләнде. 2018 елның 9 сентябрендә кабул ителгән 5780 номерлы әлеге карар Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында бастырылды.

Парковка урыннарында транспорт чараларын калдырган өчен түләү автомобильчылардан 1-8 гыйнварда, 23 февральдә, 8 һәм 9 мартта, 1-4 майда, 9-11 майда, 12 июньдә, 30 августта, 4, 6 ноябрьдә, шулай ук Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре көннәрендә алынмаячак.

Искәртергә кирәк, 1 ноябрьдән Казан урамнарында парковка урыннары саны 1185-кә артты.

Муниципаль парковка өчен түбәндәге ысуллар белән түләп була: 3116 кыска номерына смс-хәбәр җибәрү, паркомат аркылы. Хәзерге вакытта шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә “Казан паркингы” боты аркылы һәм “Яндекс деньги” һәм “Сбербанк онлайн” аша парковка счетларын тутыру юллары белән дә парковка өчен түләп була. Парковка өчен парковка алдыннан түләргә кирәк. Парковклара өчен түләмәгән очракта штраф зурлыгы 2500 сум була.

Шулай ук муниципаль урам парковкаларының эш һәм шимбә көннәрендә 7.00-21.00 сәгатьтә эшләгәнен билгеләп үтәргә кирәк. Төнге вакытта (21.00-7.00), якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә (тәүлек буе) – машиналарны парковкада калдырып торган өчен түләү алынмый. Парковкаларның урнашу схемасы “Казан паркингы” сайтында бирелгән.

Барлык яңалыклар