Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.11.2018, 15:45

Казанда М.Җәлил ис. опера һәм балет театры янында Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Илсур Метшин һәм Зураб Церетели катнаштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче ноябрь). Совет, инглиз һәм француз балет артисты һәм балетмейстеры Рудольф Нуриевка һәйкәл бүген М.Җәлил ис. опера һәм балет театры янында һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин һәм сын авторы Зураб Церетели һ.б. катнаштылар.

“Бездә Нуриев фестивале бар иде, ә хәзер “очучы татар”һәйкәле барлыкка килде. Безнең барлык уйларыбыз әлеге һәйкәлдә чагылган”, - диде Р.Миңнеханов.

Татарстан Президенты республика башкаласында балет артистына һәкәл ачылуның әһәмиятен билгеләп үтте: “Рудольф Нуриев – халыкара зурлыктагы кеше. Мондый затлар йөз елга бер генә туа”.

Зураб Церетели, казанлыларга үз эшен тәкъдим итеп, аны ясау барышында шатлык хисләре кичерүе белән бүлеште. “Бу – минем җан авазым. Әлге уникаль шәһәрне яратам, биредә күп тапкырлар булдым. Сезнең тарихыгыз яхшы, аны сәнгать теле белән аңларга кирәк”, - диде сынчы.

1993 елдан Казанда Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивале уза, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Моннан кала, танылган артсит исеме Идел буе районының “Примавера” коттедж бистәсе” торак массивының урамнарының берсе йөртә.

Фоторепортаж
Казанда Рудольф Нуриевка һәйкәл ачылды, 07.11.2018
Барлык яңалыклар