В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу магистраль җылылык үткәргеченең реконструкциясе белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Казанда Гагарин урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнде. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
2-нче июньгә кадәр транспорт хәрәкәте Октябрь урамыннан Гагарин урамындагы 8-нче йортка кадәр чикләнгән;
2-нче июньнән 10-нчы июльгә кадәр – Гагарин урамы буенча 8-нче номерлы йорттан Короленко урамына кадәрге участокта.
Вакытлыча чикләүләр магистраль җылылык үткәргеченең реконструкциясе белән бәйле.