Бу яңгыр канализациясен салу эшләре белән бәйле.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы февраль). Казанда Адоратский урамы буенча транспорт хәрәкәте чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелган.
Хәрәкәт 25-нче февральгә кадәр Адоратский урамындагы 78-нче номерлы йорт янында чикләнгән. Чикләү яңгыр канализациясен салу эшләре белән бәйле.