Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). 13-нче сентябрьгә кадәр Казанда Краснококшайск, Алафузов һәм Бистә урамнары буйлап транспорт хәрәкәте чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Краснококшайск урамындагы 69/12-нче йорт янында тротуар тулысынча ябылган һәм өлешчә юл өлеше ябылган. Алафузов урамы ягыннан өлешчә тротуар ябык.
Алафузов урамындагы 10/12-нче йорт янында тротуар һәм юл өлеше өлешчә ябык.
Бистә урамындагы 6-нчы йорт янында юл өлеше өлешчә ябылган.
Участокта торак комплексы өчен кабель линиясен төзү эшләре алып барыла.