Юл 22-нче ноябрьгә кадәр ябык булачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Казанда Нурсолтан Назарбаев урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
22-нче ноябрьгә кадәр хәрәкәт өчен Нурсолтан Назарбаев урамындагы 35 -нче номерлы йортның 1-нче корамасы янындагы юл участогы ябык.
Бу су белән тәэмин итү һәм су бүлеп бирү челтәрләрен төзү белән бәйле.